Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда махсус хәрби операциядә яраланган егетнең биленнән мина кыйпылчыгы алганнар
Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе хирурглары 22 яшьлек хәрбинең билендә калган мина кыйпылчыгын алды, егет махсус хәрби операция зонасында яраланган булган. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Хәрби хезмәткәрнең аягына һәм биленә кыйпылчыклар хәрби бурыч үтәгән вакытта эләккән. Аңа хезмәт итү урынында ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Госпитальдә рентген ясаганнар һәм дәвалану өчен туган шәһәренә – Чаллыга җибәргәннәр.
Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе мина шартлавыннан калган җәрәхәттәге кыйпылчыкны алу операциясен үткәрүгә алына. Кыйпылчык мускулда калган, ул һәр хәрәкәт вакытында авырттырып торган, әмма егетнең гомеренә куркыныч янамаган.
«Кыйпылчык нерв структуралары янында иде. Әгәр урыныннан күчсә, ул хәрәкәт бозылуга китерә ала иде», – дип билгеләп үтте хәрбигә операция ясаган нейрохирург Оксана Карпова.
Хәзер егет клиникада тернәкләнә, аның сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз