Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда махсус хәрби операциядә һәлак булган Дамир Гадиуллин белән хушлаштылар
Махсус хәрби операциядә һәлак булган Дамир Гадиуллинны соңгы юлга озатырга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илья Зуев, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, туганнары, дуслары килгән иде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында хәбәр ителә.
«Дамир Чаллыда туып-үскән, политехника көллиятен тәмамлаган. Ватанга хезмәт итүне үзенең изге бурычы дип санаган. Гомеренең ахырына кадәр хәрби антына тугры калган», – дип хәбәр итә шәһәр хакимияте.
«Ул Украинага махсус хәрби операция башлануга китте. Ай ярым элек ялга кайткан иде. Озак кына сөйләштек. Ул Россия, Җиңү, безнең балаларыбыз өчен үзенең тормышын корбан итте. Без аның белән горурланабыз», – диде аның туганы хушлашу мәрасимендә.
Дамир Гадиуллинның исеме «Ватан-Ана» мемориал комплексының хәтер диварына уелачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз