news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда Махсус хәрби операция ветераннары советы төзелде

Чаллыда Махсус хәрби операция ветераннары советы төзелде

Чаллы Махсус хәрби операция ветераннары советы эш өчен барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта Чаллы мэры Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсендә белдерде. Узган атнада оешма «Орион» яшьләр үзәгендә офис алды.

«Махсус хәрби операция кайчандыр тәмамланачак, һәм безнең батыр хәрбиләр тыныч тормышка кайтачак. Көнкүреш, һөнәри, тернәкләндерү мәсьәләләре күп булачак - без аларны Совет белән хәл итәчәкбез», – дип ассызыклады мэр.

Советны хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан һәм махсус хәрби операция башында 1233 нче полкны формалаштырган полковник Шамил Әюпов җитәкли.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә, мобилизацияләнүчеләр һәм контрактникларны да кертеп, 38 169 кеше китүе турында сөйләгән иде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесе бу исемгә үлгәннән соң лаек булды. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.

Фото: Чаллы мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot