news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда махсус хәрби операция ветераннары советы офисы ачылды

Чаллыда махсус хәрби операция ветераннары советы офисы ачылды
Фото: "Шәһри Чаллы" газетасы

Чаллыда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм СВО ветераннары советының офисы ачылды. Ул 52/31/3 йортында, «Орион» яшьләр үзәге бинасында урнашкан. Бу хакта «Шәһәри Чаллы» газетасы яза.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операция ветераннары белән очрашып, аларны өй туе белән котлады, егетләр белән бүгенге көндә борчыган проблемалар турында сөйләште.

«Профит» компаниясе биредә ремонт ясады. Махсус хәрби операциядән кайткан ир-егетләргә үз штаб-квартирасы өчен барлык уңайлыклар тудыру безнең өчен әһәмиятле. Без нинди кыенлыклар барлыгын беләбез, шуңа күрә ярдәмчеләрегез сезнең өчен эшләсеннәр өчен шартлар тудырабыз, ресурслар табабыз», – диде Наил Мәһдиев.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар яңа урын өчен мэрга рәхмәт әйтте. Офисны уртак йортлары дип атадылар.

Биредә социаль-психологик адаптация, эшкә урнаштыру, сәламәтлек саклау һәм башка мәсьәләләр хәл ителәчәк.

Әле иҗтимагый совет махсус хәрби операция зонасыннан бурычларын үтәп кайткан егетләргә ярдәм итү максатыннан оештырылган иде.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар Советы рәисе итеп полковник, элеккеге полк командиры Шамил Әюпов сайланды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot