news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда махсус операция хәрбиләренең гаиләләренә азык-төлек җыелмалары өләшәләр

Бүген Яр Чаллыда яңа ел алдыннан шәһәр мэрыннан азык-төлек җыелмалары – традицион бәйрәм бүләкләре таратыла башлады. Аларны махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре ала. Сугышчыларның туганнары сөйләгәнчә, алар өчен иң мөһиме – игътибар һәм кайгырту.

Бәйрәмнәр алдыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәр гаиләсенә азык-төлек җыелмасы бирелә. Үзәк районда гына да мондый җыелмаларны 1170 гаилә алды. Үзәк район Хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, хәрбиләрнең туганнарына башка бүләкләр дә әзерләнгән.

«Шулай ук үзәк район администрациясе тарафыннан безнең хәрбиләрнең балалары өчен шәһәр мэрының Яңа ел чыршылары оештырылды. Шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры исеменнән азык – төлек җыелмалары тапшырылды», - дип билгеләп үтте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot