news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда милли проектлар авторы Маузир Гыйниятуллин кубогына татар КВНы була

Чаллыда милли проектлар авторы Маузир Гыйниятуллин кубогына татар КВНы була
"Шәһри Чаллы"

Чаллыда танылган җәмәгать эшлеклесе, күп кенә милли проектлар авторы, 2019 елда вакытсыз арабыздан киткән Маузир Гыйниятуллин кубогына укучылар арасында татар КВНы уеннары үтәчәк. Бу хакта «Шәһри Чаллы» мәрхүмнең улы, оста саксофончы Артур Маузер сүзләренә сылтама белән хәбәр итте.

«Бу очраклы рәвештә генә оештырыла торган чара түгел. Әти 2000 елларда Чаллыда мәктәптән-мәктәпкә йөреп, татар балаларын туплап, шаяннар һәм тапкырлар клубы лигасына нигез салган кеше ул. Аның әлеге хезмәте онытылырга тиеш түгел. Ул һәрвакыт яшь буында туган телгә, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү максаты белән янып яшәде. Заманында Чаллыдан Уфага татар китаплары алып барып, татар мәктәпләренә таратып та йөрде, милләтара дуслыкны ныгыту максатыннан төрле мәдәни чаралар да оештырды. Бу проект шушы изге эшләренең дәвамы булсын иде. Аны оештырып, кабат җанландырып җибәрүче 14нче балалар һәм яшүсмерләре үзәге белгече Энҗе Әхмәтҗановага рәхмәтем чиксез», - дип уй-фикерләре белән уртаклашты шәһәрдәшебез.

Беренче уен 20 октябрьдә 16:00 сәгатьтә шәһәрнең Балалар һәм яшүсмерләр иҗат үзәгендә (ГЦДТ) үтәчәк. Анда Чаллының 8 мәктәбеннән укучы балалар юмор осталыкларын сынаячак. Алар арасыннан күчмә кубок хуҗасын һәм 1,2,3 урын ияләрен ачыклаячаклар. Моннан тыш, аерым номинацияләрдә дә җиңүчеләр игълан ителәчәк. Проект авторлары киләсе елга чараны республикакүләм дәрәҗәдә үткәрергә исәп тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100