news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда машина таныклыгы ясап бирергә вәгъдә итүчене кулга алганнар

Чаллыда беркайда эшләмәүче 27 яшьлек ир-атны кулга алдылар. Ул мошенниклыкта гаепләнә. Үзен ГАИ инспекторы дип таныштырып, Тукай районында яшәүче 42 яшьлек ир-атка машина таныклыгы ясап бирергә вәгъдә итә. Бу хакта «Шәһри Чаллы» яза.

Категориягә карап, ул 15 меңнән 80 мең сумга кадәр акча сорый. Документны 2 айда эшләп бирергә сүз бирә. Клиентлар тапса, ташлама ясаячагын әйтә. Ир-ат исә һәр тапкан кешедән 10 мең сум ташлама ясавына өметләнеп, ел дәвамында аңа 10га якын клиент табып бирә. Алар арасында чит ил кешеләре дә бар. Әмма берсе дә таныклык ала алмый. «Инспектор» вакытны суза.

Клиентлар арасында берсе генә таләпчән булып чыга. Таныклыкны тизрәк ясавын, я булмаса, акчаны кире кайтаруны таләп итә. Ахыр чиктә ул полициягә гариза яза. Ялганчы эзенә тиз чыгалар. Ул гаебен танып, сумманың бер өлешен - 300 мең сумнан артык акчаны кире кайтара.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Оста телле «инспектор»га 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

news_right_1
news_right_2
news_bot