Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда машина йөртүчеләргә Мәскәүдәгегә караганда югарырак хезмәт хакы тәкъдим итәләр
Чаллыда машина йөртүчеләргә Мәскәүдәгегә караганда югарырак хезмәт хакы тәкъдим итәләр. Әйтик, булачак машина йөртүче-экспедитор аена 350 мең сумнан керемгә исәп тота ала, дип хәбәр итә РИА Новости SuperJob сервисын тикшерүгә сылтама белән.
Чагыштыру өчен, Мәскәүдә Е категорияле йөк машинасы йөртүчесенә 270-330 мең сум түләргә әзер. Магаданда шундый ук вазифада хезмәт хакы 260-300 мең сум тәшкил итә.
Россиянең башка шәһәрләрендә дә югары хезмәт хаклары булган вакансияләр ачылган. Усть-Илимскта машина йөртүче-экспедиторга аена 217,5 мең сумнан, Санкт-Петербургта электробус йөртүчегә – 200 мең сумга кадәр тәкъдим итәләр. Якутиянең Югоренок бистәсендә автотранспорт участогы башлыгы 174 меңнән 217,5 мең сумга кадәр алырга мөмкин.
Сервис мәгълүматлары буенча, октябрьдә йөк автомобилен йөртүче транспорт-логистика тармагында иң кирәкле һөнәрләр рейтингын җитәкләгән, кладовщик һәм комплектовщикны узып киткән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз