news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда мәктәп командалары арасында футбол лигасы башланды

Чаллыда мәктәп командалары арасында футбол лигасы башланды
Фото: Чаллы хакимиятенең Телеграмм-каналыннан

Чаллының «Победа» манежында 9нчы мәктәп футобол лигасына старт бирелде. Быел футбол ярышларында 60 мәктәп командасы катнаша. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим яза.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев спортчыларны, тренерларны, мәктәп директорларын һәм турнир партнерларын сәламләде, уеннарда уңышлар теләде. Ул үзенең чыгышын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Чаллыга «Победа» манежын бүләк иткән өчен рәхмәт әйтүдән башлады.

«Без балалар, яшьләр, зурлар футболына финанслар гына җәлеп итеп калмыйбыз, дөньядагы беренче уен – футбол яшь спортчыларга кирәк булсын өчен бар эшне чын күңелдән башкарабыз. Чаллы – автомобильчеләр һәм КАМАЗ машиналары һәм футбол шәһәре дә булып тора. Футболны Чаллыда яраталар, хөрмәт итәләр. Аны кызлар да уйный. Без кызларның уңышларга ирешүенә ышанабыз», – диде ул.

Быел иң көчле команда исемен алу өчен 700дән артык укучы көрәшә. Алар 48 малайлар һәм 12 кызлар командасы составында уйный.

Шәһәр мэры 8 яңа команда вәкилләренә формалар тапшырды. Уеннарда җиңгән иң көчле команданың спорт объекты ремонтланачак. Ә иң яхшы уенчыларны кыйммәтле бүләкләр көтә. Узган елда суперфиналчылар велосипедлар белән бүләкләнгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100