news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Май чабу бәйрәме дүрт мәйданда була

Чаллыда Май чабу бәйрәме дүрт мәйданда була
Фото: "Татар-информ" архивы

Чаллыда Май чабу бәйрәме 16 мартта өч мәйданчыкта «Азатлык» мәйданында, ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында, шулай ук Җиңү паркында узачак. Бәйрәм чаралары 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Чаллы халкын бәйгеләр, театр тамашалары, төрле күңел ачулар, йолалар, ярышлар, әйлән-бәйләннәр көтә. Шулай ук бәйрәмне фольклор номерлары һәм шәһәр иҗат коллективларының матур чыгышлары да бизәячәк. Һәм, әлбәттә, бөтен мәйданчыкларда да халык кайнар коймаклар белән сыйлана алачак.

Күркәм традиция буенча, Май чабу бәйрәме кышкы карачкыны яндыру белән тәмамлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100