news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә «Белем» музее эшенә нәтиҗә ясадылар

Чаллыда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә «Белем» музее эшенә нәтиҗә ясадылар
Фото: Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте

Чаллыда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында урнашкан Татарстан Республикасы «Белем» мәгариф музее эшенә нәтиҗә ясадылар. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашындагы пленар утырышта институт директоры Рәдиф Җамалетдинов та катнашты, дип хәбәр итә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте.

«Белем»нең эш нәтиҗәләре турында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде. Бер ел эчендә музейга 10 меңнән артык кеше килгән: шуларның 45 проценты — мәктәп укучылары, 22 проценты — укытучылар, 18 проценты — студентлар, 10 проценты — туристлар һәм 5 проценты — рәсми делегация вәкилләре.

Музей 2025 елның 13 августында Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылды. Аның экспозициясе Татарстанда мәгариф тарихына багышланган һәм тарихи материалларны, заманча интерактив технологияләрне берләштерә.

Киңәшмәдә шулай ук республиканың тел төрлелеген саклау мәсьәләләре дә күтәрелде. Рөстәм Миңнеханов татар телен һәм Татарстан халыкларының туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе (аның составына Рәдиф Җамалетдинов та керә) эшчәнлеген югары бәяләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot