Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда Луганскидан килгән 19 гаилә тернәкләнү узган
2023 елның язында башланган «Лисичанск — Чаллы үз балаларыбыз» проекты төгәлләнә. Чаллыга дәвалану яки тернәкләндерү таләп ителгән балаларны алып килделәр. Берничә атна, ә кайчак айлар дәвамында балалар туганнары белән бергә шифаханәдә яши, аларны ризык белән тәэмин итәләр һәм барлык кирәкле ярдәмне бушлай күрсәтәләр.
Чаллыда 9 яшьлек Доброслав белгеч белән өченче атна шөгыльләнә. Моңа кадәр дәресләр малайның туган шәһәре Лисичанскида узган. Баланың әнисе билгеләп үткәнчә, ул алга китеш күрә. «Күп нәрсә кичердек: күчеп йөрүләр, атышлар — менә болар барысы да аңа йогынты ясады. Ул ябылды. Гомумән, ул 7,5 яшьтә генә сөйләшә башлады. Ниндидер сүзләр булса да әйтә. Бу дәресләр безгә саф һава кебек кирәк», - дип сөйләде малайның әнисе Анастасия Павлова.
Малай ачылган, тырыш, игътибарлырак була башлаган. Доброслав кешеләр арасында яхшырак ориентлаша башлый, таныш булмаган кешеләрдән курыкмый, элемтәгә керә. Бала белән бер төркем белгечләр шөгыльләнә.
«Чудо-дети» комерцияле булмаган автоном оешма башкарма директоры, клиник психолог Ася Кислова аңлатканча, Лисичанскидан килгән балалар 11 юнәлеш уза — бу тулаем алганда 100гә якын дәрес. Балалар белән үз-үзеңне тотышны гамәли анализлау буенча белгечләр, логопед, дефектолог, психолог, шулай ук коррекцион дәресләр үткәрүче белгечләр шөгыльләнә. Дәвалау-физик культура, адаптив спорт мәҗбүри, кирәк булганда — бассейн. Барлык дәресләр дә «Жемчужина» шифаханәсендә үткәрелә.
«Без яшәү һәм туклану белән тәэмин иттек. Кирәк булганда, әгәр моңа медицина күрсәтмәләре булса, дәвалау базасын бирәләр: бассейннан алып ниндидер үзенчәлекле медицина процедураларына кадәр бала өчен дә, әни өчен дә каралган. Болар барысы да, әлбәттә, шифаханә хисабына. Без киләчәктә дә бу проектта катнашырга әзер», - диде «Җемчужина» шифаханәсе директоры Елена Шуралева.
Балаларның әниләре дә игътибарсыз калмый, алар кинотеатрларга, матурлык салоннарына, медицина учреждениеләренә, кием кибетләренә һ.б. йөри. Анастасия Павлова һәм Доброслав тиешле ярдәм алган 19нчы гаилә булды.
«Хәзер инде бу проектны уңышлы дип әйтергә була. Кайбер балалар йөри башлый, кайберләренең барлык диагнозларын алып ташлыйлар. Лисичанскига кайткач аларны андагы табиблар карый, гаҗәпләнәләр һәм: «Сездә бу проблемалар калмаган» диләр, дип белдерде эшмәкәр һәм волонтер Рөстәм Гатин.
Бу проектны Рөстәм Гатин үзенең дуслары белән оештырды. Аның бәяләвенчә, кайбер балалар реабилитациядән максималь файда алган. Бу атнада Доброслав әнисе белән Лисичанскига китә. Ләкин алар дәресләрне туктатырга җыенмый, һәм алар белән элемтәдә булачаклар.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе ашыгыч медицина ярдәменә мохтаҗ Луганск Халык Республикасы пациентларына ярдәм итәчәк.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә мөһим өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән, үз тирәсенә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләреннән командалар җыеп эшли», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
2 сентябрьдән Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Акча күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Материал Эльмира Гайнетдинова ярдәме белән әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз