news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда легендар «Хуҗа Насретдин» комедиясенең премьерасы була

11, 12 һәм 13 сентябрьдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә күптән көтелгән премьера булачак. Тамашачыларны дөнья мәдәниятенең иң якты һәм зирәк персонажларының берсе – Хуҗа Насретдин белән очрашу көтә, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Спектакль нигезендә татар драматургиясе классигы Нәкый Исәнбәтнең 1941 елда халык риваятьләре һәм көнчыгыш фольклоры мотивлары буенча язылган мәшһүр пьесасы ята. Бу комедия татар театрының 120 еллыгына багышлап махсус әзерләнгән.

Спектакль рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot