Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда «Лада» автомобилендә хатын-кызны бәрдергән үсмергә карата җинаять эше ачылды
Чаллыда тротуардан барган 45 яшьлек хатын-кызны «Лада» автомобилендә бәрдергән 17 яшьлек үсмергә карата юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозу турындагы маддә нигезендә җинаять эше ачылган. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итә.
Исегезгә төшерик, куркыныч юл-транспорт һәлакәте Шәмил Усманов урамындагы 17нче йорт ишегалдында булган. Автомобиль хатын-кызны бәрдергән мизгел видеога эләккән. Зыян күрүчене төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә китергәннәр.
Тикшерү мәгълүматлары нигезендә, 12нче модельле «Лада» автомобиле үсмернең танышыныкы. Юл һәлакәте килеп чыккан вакытта машина хуҗасы пассажир утыргычында булган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз