Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда «Күрше» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
Чаллының ИТ-паркында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән оештырылган «Күршеләр» республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза.
Җиңүчеләр арасында «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Шәһри Чаллы» газетасы редакциясе дә бар. 4нче ел уздырылучы «Пятачок» проекты ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук конкурсның жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнде.
Әлеге бәйгедә Регина Будяшкина – «ГЭС»та театраль лаборатория», Олег Лоншаков – «Бабушкины сказки» театры, Рудольф Миронов – «Фестиваль фитнеса во дворе», Гөлназ Нуретдинова – «Күршеләр дуслыгы – Татарстанның иң зур байлыгы», Эльвира Рафикова – «Исәнмесез, күршеләр!», Елена Тимкина – «Шаг навстречу», Чаллы волейбол федерациясе – «Дворбол», «Навигатор успеха» - «СВОих не бросаем!» проекты белән җиңде.
ТР Рәисенең «Безнең ишегалды» программасы кураторы Арина Петрова Чаллылыларны инициативалы булганнары өчен мактады.
«Бу бәйгедә Чаллы кешеләре актив катнаштылар. Шәһәрдән барлыгы 109 гариза керде. Без моны көтмәгән идек. Бик «текә» проектлар бар иде. Җиңүчеләрне сайлау җиңел булмады», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз