news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда «Күрше» ишегалды инициативалары бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

Чаллыда «Күрше» ишегалды инициативалары бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр
Фото: Чаллының мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе

Чаллыда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән үткәрелә торган «Күрше» беренче республика конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләргә дипломнар тапшыру тантанасы ИТ-паркта узды, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

Шәһәр конкурска җибәрелгән гаризалар саны буенча лидер булган, барлыгы – 109 проект. «Чаллыда яшәүчеләр иң актив катнашучылар булды. Бу бик сөендерде. Кызыклы идеяләр күп иде, җиңүчеләрне сайлау җиңел булмады. Әмма тугыз җиңүчене сайладык», – дип билгеләде «Безнең ишегалды» программасы кураторы Арина Петрова.

Җиңүчеләр арасында – театр, спорт һәм патриотик проектлар, шул исәптән Олег Лоншаковның «Әбием әкиятләре», Рудольф Мироновның «Ишегалдында фитнес фестивале», Гөлназ Нуретдинованың «Күршеләрнең дуслыгы – Татарстанның төп байлыгы», «Шәһри Чаллы» газетасының – «Пятачок», «Уңыш навигаторы» үзәгенең «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» проектлары һәм башкалар.

Конкурска барлыгы 585 гариза кабул ителгән, шулар арасыннан 63 проект ярдәм алган. Сентябрь азагына кадәр республикада 250дән артык чара узачак. Конкурсны Татарстан Рәисе ярдәме белән ТР шәһәрләрен үстерү институты үткәрә. Приз фонды - 20 миллион сум.

news_right_1
news_right_2
news_bot