news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда күренекле режиссер Айдар Җаббаров белән очрашу була

Чаллыга Россия Президенты премиясе лауреаты, РФ Театр әһелләре берлегенең «Алтын битлек» премиясе иясе, Кәрим Тинчурин театрының баш режиссеры Айдар Җаббаров килә. Ул республика театрларында күп спектакльләр куйган шәхес, дип хәбәр итә «Шәһри Чаллы».

Очрашуны ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге оештыра. Күренекле режиссер, 46нчы мәктәпнең элеккеге укучысы Айдар Җаббаров 9 сентябрьдә 9 сәгатьтә балалар театр мәктәбендә (ул биредә дә укыды), 14 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сараенда халык белән очрашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot