news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда күп катлы йорт подъездында янгын чыккан, ике хатын-кызны коткарганнар

Чаллының Мәскәү проспектындагы 130в йортында янгын чыккан. Бу турыда кичә 19.49 сәгатьтә янгын сагының 101 номерына хәбәр иткәннәр.

Пожар ун катлы йортның дүртенче катында тамбурдагы электр счетчигыннан чыга. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иттеләр.

Подъезддан ике хатын-кызны кешеләрне коткарырга ярдәм итә торган махсус битлек кидереп алып чыкканнар. Алар зыян күрмәгән.

Янгын мәйданы 0,5 квадрат метр тәшкил итә. Бу хәлнең сәбәпләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100