news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеген бакча ширкәтләреннән бирәчәкләр

Чаллыда күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеген бакча ширкәтләреннән бирәчәкләр. Бу хакта башкарма комитет җитәкчсесе Фәрид Сәлахов җиткерде, дип яза «Шәһри Чаллы».

Чаллыдагы гаиләләргә күршедә урнашкан 9 районнан участоклар бирү мөмкинлеге бар. Болар Актаныш, Тукай, Алабуга, Менделеевский, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Зәй районнары. Җир бүлеп бирү өчен шарт бар – территориядә инфраструктура булырга тиеш, ягъни газ, су, электр кертелгән, юллар булу зарур. Шундый 1540 участок инде шәһәргә тапшырылган, тагын 465 участок буенча документлар әзерләнә.

Чаллыда бакча ширкәтләрендә җир бирү дә карала. Кайбер гаиләләр үзләре үк шундый теләк белдергән. Тик моның өчен гаризада җир куллану максатларын үзгәртергә кирәк.

Әгәр гаилә тәкъдим ителгән җирдән 3 тапкыр баш тарта икән, ул исемлектән төшеп кала, аңа яңадан гариза язарга туры киләчәк. Бу очракта инде ул исемлекнең ахырына эләгә. Башкарма комитетка җир сайларга килмичә калганнар да баш тарткан дип бәяләнә. Җирне 5 ел Татарстанда яшәп, мохтаҗ булганнарга гына бирә башладылар.

2027 елга кадәр Чаллыдагы барлык күп балалы гаиләләр җир белән тәэмин ителергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot