news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда күп балалы гаиләгә тантаналы шартларда сабыйлары туу турында таныклык тапшырылды

Чаллыда күп балалы гаиләгә тантаналы шартларда сабыйлары туу турында таныклык тапшырылды
Фото: http://shahrichalli.ru/

Чаллыда дүрт күп балалы гаиләгә тантаналы шартларда сабыйлары туу турында таныклык тапшырылды. Чара Россиядә Гаилә елына багышланды. Дүрт гаиләгә мәхәббәт җимешләре булып туган балаларына беренче документны шәһәр мэры Наил Мәһдиев тапшырды. Ул Чаллының күркәм гаиләләрен балалары туу белән котлап, иң ихлас теләкләрен җиткерде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Беренче булып мэр кулыннан сабыйларының документын Лилия һәм Айрат Әхмәдуллиннар гаиләсе алды. Әхмәдуллиннар быел - Россиядә гаилә елында үзләренең фарфор туйларын билгеләп үтәләр. Моннан 20 ел элек алар никахларын Чаллыда рәсми төстә теркәгән. Әлеге күркәм гаиләдә дүрт бала үсә. Бишенче булып туган улларына Аяз исеме кушканнар.

Ләйсән белән Ренат Сабировлар гаилә союзын 2011 елның 25 июнендә теркәгәннәр. Бу гаиләдә дүртенче сабый туган. Аңа әти-әнисе Аиша исеме биргән.

Шишировлар гаиләсе 2008 елның 11 декабрендә рәсмиләштерелгән. Бу гаиләдә ике малай, ике кыз үсә. Дүртенче сабый Екатерина исемле булды.

Айгөл һәм Рафил Тимировлар гаиләсендә әти-әниләрен сөендереп өч кыз үсә. Быел бу гаиләдә күптән көтелгән малай туган. Аңа нәселне дәвам итүче дигән мәгънәне аңлата торган Раян исемен куштылар.

Шәһәрнең нәни гражданнары хөрмәтенә Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100