news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда кунакларны кабул итә торган визит-үзәк төзелә

Чаллыда кунакларны кабул итә торган визит-үзәк төзелә
Фото: «КАМАЗ-Мастер» командасыннан

«КАМАЗ» ГАҖдә шәһәр кунакларын кабул итә торган визит-үзәк төзелә. Яңа үзәк автогигант дирекциясе янында, Лев Васильев исемендәге парк-музей территориясендә булачак. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим яза.

Визит-үзәк составына «КАМАЗ» музее да керә.

Визит-үзәкнең директоры итеп «КАМАЗ-мастер» командасының матбугат хезмәте җитәкчесе Эрик Хәйруллин билгеләнде.

Эрик Хәйруллин Чаллыда билгеле кеше. Ул озак еллар «Вечерние Челны» газетасын җитәкләде, шәһәр Советы депутаты булды. Күптән түгел күпьеллык фидакарь хезмәте өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot