news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда «коры» аш ясаучы хатын-кызларга хәрбиләр рәхмәт белдергән

Чаллыда «коры» аш ясаучы хатын-кызларга хәрбиләр рәхмәт белдергән
"Татар-информ" архивы

Чаллыда «коры» аш ясаучы хатын-кызлар хәрбиләр белән шалтыратышып сөйләшкән. Хәрбиләр беренче тапкыр ашны ашап караган.

«Вкус дома НЧ» төркеме кызлары хезмәтенең нәтиҗәсе күренә. Шушы көннәрдә Инна Челышева солдатның берсе белән сөйләшкән. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

«Көндез шулпалы аш, кич борчак боткасы ашадык. Шулкадәр тәмле булды. Аннан соң сарымсаклы чөгендер салатын майонез белән болгатып ашадык», - дип рәхмәтләрен җиткергән хәрби.

Искәртик, Чаллы кызлары февраль аеннан бирле яшелчәләрне киптереп, коры ашлар ясый. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot