news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Корбан бәйрәменә багышланган шәһәркүләм бәйрәм чарасы була

Чаллының Җиңү паркы мәйданында шәһәркүләм бәйрәм чарасы оештырылачак. Ул көндезге сәгать 10га билгеләнгән. Бу хакта безгә шәһәрнең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин хәбәр итте. «Шәһри Чаллы» шул хакта яза.

Чарада бәйге-викториналар, уеннар үткәреләчәк, аттракционнар эшләячәк. Шулай ук төрле һөнәрчеләр һәм кул осталарының мастер-класслары да була. Моннан тыш, бәйрәм мәйданында хәләл ризыклар һәм мөселман товарлары да саталар.

Мәгълүм булганча, Корбан бәйрәмен Чаллының Җиңү паркында беренче тапкыр шулай зурлап оештыралар. 2019 елда биредә шул рәвешле Ураза гаетен дә билгеләп үткәннәр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100