news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда көрәш һәм армрестлинг буенча турнирда хаҗга юллама уйнатачаклар

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына көрәш һәм кул көрәше буенча XVII Бөтенроссия турниры җиңүчеләре арасында хаҗга юллама уйнатылачак. Ярышлар 31 октябрьдә Чаллыда узачак, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте.

Турнир 10:00 сәгатьтә Чаллы проспекты, 23 адресы буенча М.Ш. Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбендә башлана. Төп приз ун үлчәү категориясендә җиңүчеләрнең берсенә эләгәчәк.

Көрәш буенча ярышларда алты категория каралган: 60, 70, 80, 90 һәм 100 кг га кадәр, шулай ук 100 килограммнан артык. Кул көрәшендә катнашучылар 70 кг га кадәр, 85 кг га кадәр һәм 85 кг дан артык категорияләрдә чыгыш ясаячак. Шулай ук 60 яшьтән өлкәнрәк ветераннар өчен аерым категория дә каралган.

Катнашуга 18 яшьтән өлкәнрәк, намаз укучы, физик әзерлеге һәм медицина рөхсәте булган мөселманнар рөхсәт ителә. Келәмгә чыгар алдыннан спортчыларга намаз уку кагыйдәләрен белү буенча тест узарга туры киләчәк. Тикшерү 8:00 дә башлана. Катнашучыларга спорт формасында һәм түбәтәйдә булырга кирәк.

Турнирны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Яр Чаллы башкарма комитеты, Россия һәм Татарстан Көрәш Федерациясе, шулай ук Яр Чаллы мөхтәсибәте оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot