Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты эшли башлады
Бүген Чаллыда «Омега» сәүдә комплексы янында контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты җәелдерелде. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.
Мобиль пункт ак хәрби палаткада урнашкан, аңа триколор фонында гражданнарның РФ Кораллы көчләренә чакыручы язмалар төшерелгән.
Чатыр эченә ике өстәл һәм зур телевизор урнаштырылган, анда контракт хезмәте буенча аңлатмалар белән видеороликлар трансляцияләнә.
Басма мәгълүматлары буенча, контракт төзергә теләүчеләр сайлап алу пунктында гариза тутырырга, тикшерү узарга һәм өч көннән хезмәткә китәргә мөмкин.
Искәртик, контракт төзегән гражданнар Россия Саклану министрлыгыннан 195 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү ала. Татарстан территориясендә контракт буенча хәрби хезмәткә кергән гражданнарга федераль пособиедән тыш, бер тапкыр 205 мең сум күләмендә акча түләнә.
Республика хәрби комиссариатларында контракт төзегән очракта, Татарстан түләвен башка төбәк гражданнары да алырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз