Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда «Китапханә ачык һавада» дигән җәйге уку залы эшли
Җәй дәвамында һәр чәршәмбе көн Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсе каршындагы мәйданчыкта балалар өчен җәйге уку залы оештырыла. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Гөлүсә Фәхруллина хәбәр итә.
Чираттагы уку залында шәһәрдәшләр һәм кунаклар өчен төрле чаралар үткәрелде. Үзәк китапханәнең белешмә-мәгълүмат бүлеге хезмәткәрләре чарага килүчеләргә мавыктыргыч уеннар өстәле тәкъдим итте.
Уенчылар интеллектуаль көрәшләрдә дәртләнеп, көч сынашты, агачтан ясалган башваткыч сыннарын бик мавыгып җыйды. Хәзерге көндә яшьләр өчен таныш булган «Дженга», «УНО», «Экивоки», «Дөнья могҗизалары» һәм башка уеннарда актив катнаштылар.
Иң күп игътибарны җәлеп иткән «Взрывные котята» («Ут песиләр»), «Голодные стаканчики» («Буш савытлар») һәм башка кызыклы уеннарда да катнашучылар үзләрен сынатмады. Балалар гаиләләре һәм дуслары белән шахмат, шашка, нард, лото, домино уеннарын кызыксынып уйнады.
Ачык һавада үткән уеннар дустанә мөнәсәбәттә узды, кунакларны берләштерде. Катнашучылар ике сәгать дәвамында кызыклы чарадан ләззәт алып, рәхәтләнеп ял итте, яңа танышлар табып күңел ачты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз