news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда киемнәр белән алмашу гадәтен кертергә җыеналар

Чаллыда киемнәр белән алмашу гадәтен кертергә җыеналар
"Шәһри Чаллы"

Чаллы шәһәрендә үзенчәлекле эко-проект башлана. Волонтёрлар аны «Әйдә, алмашабыз!» дип атаган. Әлеге проект яхшы, әмма тормышта кулланылмый торган әйберләр белән алмашуны күздә тота. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.

«Без шул рәвешле кешеләрне иске әйберләреннән, киемнәреннән котылу чарасын тәкъдим итәбез. Алай гына да түгел, проект аша алар үзләренә кирәкле әйберләр табырга мөмкин. Алмашмыйча, бүләк итеп тә калдырыра алалар. Нык таушалган киемнәрне дә китерсәләр ярый. Алар чүпрәккә тотылачак яисә эшкәртү өчен тапшырылачак», - дип сөйләде «Хәйрия үзәге» җитәкчесе Сергей Беленков.

Эко-активистлар очрашуы 24 февральгә планлаштырылган. Ул ГЭС бистәсенең Муса Җәлил урамы буенча урнашкан 47а йортында узачак (9/5а).

Очрашуга кирәкмәгән әйберләр, кием-салымлар алып килергә була.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot