news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда Картлар һәм инвалидлар йортында Сабантуй оештыралар

Чаллының эшләүче яшьләр советы 11 июньдә ГЭС бистәсендә урнашкан картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен Сабантуй үткәрә. Бәйрәм 14 сәгатьтә башлана. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

«Картлар һәм инвалидлар йортына 10 еллап диярлек йөрибез. Сабантуйдан кала, башка бәйрәмнәр оештыру белән дә шөгыльләнәбез. Әйтик, өмәләр оештырабыз, Яңа ел бәйрәме уздырабыз. Өлкәннәр безне белеп бетерде инде, безнең килүебезне көтеп торалар. Сабантуйны 6 еллап уздырабыз. Концерт программасы да була, милли уеннар да үткәрәбез. Картлар йортында тәрбияләнүчеләр кечкенә генә бүләк отсалар да, балаларча шатланалар», – дип аңлатты Чаллы предприятиеләре һәм оешмаларында эшләүче яшьләр советының беренче рәисе урынбасары Рамил Гыйльфанов.

Теләге булган һәр кеше концерт номерлары әзерләүдә һәм өлкәннәр өчен бүләкләр алуда ярдәм итә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot