news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда картиналарны кулсыз иҗат итүче рәссамның күргәзмәсе ачылды

Чаллыда картиналарны кулсыз иҗат итүче рәссамның күргәзмәсе ачылды
Автокаланың Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе

Чаллы картиналар галереясында рәссам Ренат Мусинның картиналарыннан торган шәхси күргәзмә ачылды. Бу хакта Автокаланың Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе хәбәр итә.

Чаллыда һәм аннан читтә рәссам гадәти булмаган язмышлы кеше буларак билгеле. Ул ДЦП белән авырый һәм куллары белән рәсем ясый алмый. Шуңа да карамастан, рәссам актив, тулы канлы тормыш белән яши, аның картиналары бик популяр.

Ренат Мусин пумаланы беркетү өчен махсус җайланма уйлап тапкан һәм үз картиналарын баш хәрәкәтләре белән иҗат итә. Беренче тапкыр ул бу төр сәнгать белән Шәһәр Балалар иҗат сарае каршындагы Балалар Шәфкатьлелек Орденында танышкан. Анда ул рәсем ясарга өйрәнгән. Акрынлап акварель, пастель, гуашь белән язарга керешкән. Шуннан бирле Ренат пумаласын ташламый.

Картиналар галереясындагы хәзерге экспозициянең төп өлешен яшел урманнар, очсыз-кырыйсыз елгалар һәм мәһабәт таулар сурәтләнгән пейзажлар тәшкил итә. Рәссам үз эшләрендә бай төсләрдән файдалана.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100