news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда кабер казу бәясе арткан

Чаллыда кабер казу бәясе артты. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе карар кабул итте. «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим шул хакта белдерә.

Чаллыда шәһәр хуҗалыгы дирекциясендә хезмәтләргә яңа бәяләр расланды.

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов имзалаган карар нигезендә бер кабернең грунтын махсус техника белән кисү 3407,63 сумга (моңа кадәр – 2553,62 сум) төшә. Ә җәй көне кабер казу 9438,55 сум, кыш көне 15935,22 сум була.

news_right_1
news_right_2
news_bot