news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда иртән дөрләп янган җиңел автомобильне видеога төшергәннәр

Чаллыда шаһитлар иртән иртүк ишегалдында дөрләп янган җиңел автомобильне видеога төшергән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, Чаллының Җиңүгә 40 ел урамындагы 53нче йорт янында янгын чыгуы турында хәбәр 03.53 сәгатьтә килгән.

Урында KIА автомобиленең януы ачыкланган.

4.08 сәгатьтә янгынны сүндергәннәр. Нәтиҗәдә, чит ил автомобиле тулысынча янып беткән. Моннан тыш, янәшәдәге «Лада» автомобиленең фарасы да эрегән.

Машинага ут төрткәннәр дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot