Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда җир урынына акчалата компенсация алу өчен күпбалалы гаиләләрдән 132 гариза килгән
Чаллыда күп балалы гаиләләрне җир алуга чираты узган елда 1097 гаиләгә кимегән. 132 гаилә җир кишәрлеге бирүгә алмашка акчалата түләүне өстен күргән. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин хәбәр итте.
Спикер сүзләренчә, хәзерге вакытта күп балалы гаиләләр өчен участоклар Татарстанның сигез районында бирелә. Әгерҗе районы читтән торып яшәүгә бәйле күпсанлы мөрәҗәгатьләр аркасында программадан чыгарылган. Гаиләләр арасында иң зур ихтыяҗ Минзәлә районында. Тукай районында узган ел 36 кишәрлек бүлеп бирелгән, аларның 32 се инде бүленгән. Тагын 500гә якын участок формалашу стадиясендә.
Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, гамәлдәге законнар кысаларында 1097 гаилә җир яки акчалата компенсация алу мәсьәләсен хәл итә алган.
«Мең гаилә бу мәсьәләне япты инде. Якындагы елларда безгә 5 003 җир кишәрлеге бирергә туры киләчәк – бу беренче номерлы бурыч. Кышкы чорда участоклар формалаштыру белән актив шөгыльләнергә уйлыйбыз. Бурыч – 2026 елда бу сан ким булмасын, бәлки, ике тапкырга күбрәк булсын, якындагы елларда бу мәсьәләне көн тәртибеннән тулысынча төшереп калдыру», - дип ассызыклады ул.
Исегезгә төшерәбез, күп балалы гаиләләр өчен мөмкинлекләрне киңәйткән закон Татарстанда 2025 елның октябрендә кабул ителгән иде. Документ нигезендә, Казан һәм Чаллының күп балалы халкы сайлау хокукы алган – җир кишәрлеген рәсмиләштерергә яки акчалата компенсация алырга. Түләүгә документлар кабул итү узган елның 2 ноябреннән башланды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган компенсация күләме 200 мең сум тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз