Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда ир-ат самокаттагы баланы кыйнаган, җинаять эше кузгатылган
Бүген социаль челтәрләрдә ир-атның самокаттагы балага берничә мәртәбә сугуы күренгән видеоязма таралды. Видеоязманы куйган автор сүзләренчә, әлеге вакыйга Чаллыда 58 комплекста булган. Шаһитлар әйтүенчә, бала ир-атка самокатта килеп бәрелгән, ир-атның моңа ачуы чыккан.
Видеоязмага тап булгач, Татарстан тикшерүчеләре «Хулиганлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
«Вакыйганың барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү чаралары үткәрелә», – дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз