news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда йөкле хатын-кызлар өчен файдалы остаханә оештырганнар

Чаллыда йөкле хатын-кызлар өчен файдалы остаханә оештырганнар
Фото: https://shahrichalli.ru/

Россиядә яңа бәйрәм – йөкле хатын-кызлар көне билгеләп үтелә. Ул елга ике мәртәбә – 7 апрель һәм 7 октябрьдә билгеләп үтеләчәк. Чаллыдагы 5нче шәһәр хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясендә үткән файдалы чара да әлеге бәйрәмгә багышланды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Сәрия Гарипова хәбәр итә.

Якты һәм иркен бүлмәдә талгын матур көй уйный. Гәүдәләре шактый түгәрәкләнгән хатын-кызлар астан яктыртылган пыяла өстәлгә иелгән, анда - манный ярмасы җәелгән. Алар ярманы учларына алып, кире «агыза», тау итеп өя, тарата, бармаклары белән сызып, рәсем төшерә. Медицина психологы Мария Пелагеина оештырган мастер-класс шул рәвешле барды. Гадәттә, бу техникада ком кулланыла, тик сәламәтлек өчен ярма куркынычсызрак икән.

Күпчелек авырлы хатын-кызлар борчылган, күңел төшенкелегенә бирелгән очракта бирегә гинеколог юлламасы буенча килә. Үз теләгең буенча мөрәҗәгать итәргә дә була. Мондый халәттә кайбер ысулларны гына кулланырга мөмкин, ди белгечләр. Арт-терапиягә караган комда рәсем ясау - шуларның берсе. Очрашулар айга бер тапкыр үткәрелә, 45 минут дәвам итә. Анда булачак әниләр бергәләп рәсем дә ясый, курчак тегә, музыка тыңлый, китап укый, балчык белән эшли.

«Иҗат иткәндә киеренкелектән арынып була, өстәвенә, бу тән, мускулларга да уңай йогынты ясый. Төркем белән эшләүнең уңай яклары бик күп. Үзара аралашып, тәҗрибә уртаклашып, киңәшләшеп алар билгесезлек, курку, борчылу хисләреннән котыла. Кайбер сорауларны индивидуаль терапиядә бирә алмыйлар, ә төркемдә тәвәкәллиләр», - ди Мария Викторовна, эш тәҗрибәсенә таянып. Ул 11 ел эчендә педиатрия өлкәсендә дә, перинаталь үзәктә акушер буларак та хезмәт куйган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100