Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда йөк машиналары йөртүчеләр арасында бөтенроссия конкурсы башланды
Чаллыда «Иң яхшы йөк машинасын йөртүче» бөтенроссия конкурсы башланды. Анда Россиянең 33 төбәгеннән 48дән артык йөртүче катнаша. Яр буе паркы мәйданына керү юлында «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятендә җитештерелгән техника күргәзмәсе оештырылган иде, дип хәбәр итә «Шәһри Чаллы» газетасы.
Тамашачыларга иҗат коллективлары һәм артистлар катнашында театраль тамаша күрсәтелә. Марш астында КАМАЗ йөк машиналары мәйдан тирәли әйләнә.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев үзенең чыгышында әлеге чараның шәһәрнең – 400, автогигантта беренче йөк машинасы чыгуга 50 ел тулу елында үткәрелүен билгеләп үтте.
«Чаллы – актив эшләүче транспорт компанияләре булган автомобиль төзүчеләр шәһәре. Россиянең автомобиль башкаласында мөһим чара үтүе безнең өчен дәрәҗә. Мин катнашучыларга гадел көрәш, сәламәтлек, яхшы кәеф телим», – диде ул.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина бәйгедә катнашучыларга озын имин юллар, ышанычлы машиналар, ягулыкның һәрвакыт булып торуын теләде.
«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин үзенең чыгышында машина йөртүче һөнәренең илебездә һәм дөньяда мөһимлеген билгеләп үтте.
«Җиңүчегә бирелә торган автомобиль КАМАЗ предприятиесендә ясалды. Иң көчле кеше җиңсен», – диде.
Бәйгенең приз фонды 1 млн сум тәшкил итә. СЕ категорясендә җиңүче «КАМАЗ»дан махсус бүләк «Москвич» автомобиле алачак.
Җиңүче иртәгә билгеле була. Ярышларны ябу тантанасында Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова чыгыш ясаячак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз