news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы ачылды

Бүген Чаллыда капиталь ремонттан соң йогышлы авырулар хастаханәсенең А корпусын ачтылар. Анда шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.

«Республикада мондый дәвалау учреждениесене булганы юк иде әле», - дип белдерде ул журналистларга яңартылган бина белән танышканда.

30 мең кв метр мәйданлы бинаның бүгенге көнгә 25 кв метры файдалануга тапшырылды. Хастаханә Чаллыдан тыш, Татарстанның 17 районына, ягъни 1 300 000 кешегә хезмәт күрсәтә. Биредә югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган.

Анда лаборатория комплексы, дистанцион консультация үткәрү мөмкинлеге, заманча конференция залы да булдырылган. Киләчәктә Г блогында мельцер бокслары урнаштырылачак. Анда инфекция таралмасын өчен табиб йогышлы авыруларны аерым кабул итәчәк.

Чаллы табибы,Татарстан Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова да төзекләндерү эшләренең югары сыйфатлы итеп башкарылуын билгеләп үтте.

Белешмә өчен: Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсе 1985 елда тулысынча төзелеп, файдалануга тапшырыла. Ул вакытта да ул илдәге иң зур учреждениеләрнең берсе була.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100