news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда җиңел машина күпердә әйләнеп капланган

Бүген Яр Чаллыда Хәсән Туфан проспектында җитди юл-транспорт һәлакәте булды. Ике кеше хастаханәгә озатылган.

Беренче мәгълүматларга караганда, «Лада» машинасы зур тизлектә юлдан чыгып китә һәм күпер коймасына килеп бәрелә һәм бер якка ава. Бәрелүдән машина металл өеменә әверелгән.

«Юл һәлакәтендә 19 яшьлек машина йөртүче һәм бер пассажир зыян күргән. Фаҗига урынында инспекторлар эшли, юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана», – дип хәбәр иттеләр Чаллы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot