Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда икенче тәүлек 15 яшьлек мәктәп укучысын эзлиләр
Чаллыда 15 яшьлек мәктәп укучысы 3 февральдә үк югалган.
«Василиса» эзтабарлар отряды сәхифәсендә үсмернең җомга көнне, 3 февральдә югалуы хакында хәбәр ителә. Хәзерге вакытта аның кайда икәнлеге билгеле түгел.
Үсмернең буе 155-160 сантиметр тирәсе, кара чәчле, коңгырт-кара күзле, уң күзенең өстендә яра эзе бар, алгы теше кителгән.
Кара куртка һәм башлык, кара спорт чалбары һәм шундый ук төстәге кроссовка кигән.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә үсмерне эзләү турындагы мәгълүматны расладылар.
Агентлык чыганагы мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу аның беренче тапкыр гына өеннән китеп югалуы түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз