news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда җинаятьчене тотарга ярдәм иткән егетне бүләкләделәр

Чаллыда җинаятьчене тотуда ярдәм иткән 18 яшьлек егетне бүләкләделәр. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Наил Яруллин Чаллыдагы уку йортларының берсендә юристлыкка укый. Быел ул полиция бүлегендә практика узган. Бер көнне егет таныш тәртип сакчыларын очраткан, алар аңа куркыныч җинаятьчене эзләүләре турында сөйләгән һәм аны тасвирлап биргәннәр. Күпмедер вакыттан соң ул урамда тасвирламадагы иргә охшаган кешене очрата. Ул аңа эндәшүгә, ир-ат адымнарын тизләтә. Шул чакта Чаллы егете полиция хезмәткәрләрен чакыра. Алар эзләүдә булган кешене тоткарлый. Аның җинаятьләр кылуда шик белдерелгән зат булуы ачыклана.

Наил Яруллин Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бу бүләк аңа актив гражданлык позициясе һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына йөкләнгән бурычларны хәл итүдә күрсәтелгән ярдәме, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга керткән шәхси өлеше өчен бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100