news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Чаллыда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең зона этабы булды

2023 елның 1 февралендә Чаллы шәһәренең 54нче гимназиясе базасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең зона этабы үтте. Анда Әгерҗе, Тукай, Менделеевск, Минзәлә районнары һәм Чаллы шәһәренең муниципаль этапларында җиңгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары көч сынашты.

Бәйгедә катнашучылар татар теле һәм әдәбияты дәресе һәм алдынгы тәҗрибәләре белән уртаклашып, осталык дәресе үткәрде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.

Әлеге һөнәри бәйге иҗади эшләүче алдынгы татар теле һәм әдәбияты укытучыларын барлау, ярдәм итү һәм аларның нәтиҗәле тәҗрибәләрен тарату максаты белән үткәрелә. Зона этабының конкурс сынаулары буенча максималь балл җыйган конкурсантлар 2023 елның 20-24 мартында узачак йомгаклау этабына катнашачак.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100