news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда Илдар Юзеев премиясе тапшырылды

10 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең 16 нчы мәктәбендә Илдар Юзеев премияcен тапшыру тантанасы үтте.

Татарстан Язучылар берлеге һәм «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте филиалы «Мәйдан» журналы премиясе лауреатлары:

— «Мәйдан» әдәби-нәфис, иҗтимагый журналының 2024 ел, № 7 санында басылып чыккан «Халык үтмәс үткел юк…» шигырьләр циклы һәм актив әдәби-иҗтимагый эшчәнлеге өчен шагыйрь, язучы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Фирүзә Җамалетдинова-Фәтхетдинова;

— Илдар Юзеев иҗатын пропагандалауга керткән өлеше өчен язучы, драматург, режиссер Салават Юзеев;

— «Мәйдан» әдәби-иҗтимагый журналы белән актив хезмәттәшлек иткәне өчен танылган фотожурналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия фоторәссамнар берлеге әгъзасы Николай Туганов;

— татар матбугатына, шул исәптән «Мәйдан» әдәби-нәфис, иҗтимагый журналына озак еллар ярдәм иткәне өчен Чаллы шәһәре хакиме ярдәмчесе Рамил Хәлимов.

— татар матбугатына, шул исәптән «Мәйдан» әдәби-нәфис, иҗтимагый журналына озак еллар ярдәм иткәне өчен Чаллы шәһәре хакиме ярдәмчесе Рамил Хәлимов.

Премияне тапшыру тантанасында Татарстанның халык шагыйре, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, халык язучысы Рабит Батулла, халык шагыйрьләре Газинур Морат, Марсель Галиев, күренекле язучы Ринат Мөхәммәдиев, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, Чаллы иҗатчылары, шәһәр хакимияте вәкилләре катнашты

news_right_1
news_right_2
news_bot