news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда ике көнлек Сабантуй салют һәм Гүзәл Уразова концерты белән төгәлләнәчәк

Быел Чаллыда Сабантуе 17 һәм 18 июньдә була. Язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган бәйрәмдә булачак чаралар турында Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде.

«Традиция буларак, Чаллыда Сабантуе ике көн уза. Беренче көнне мөмкинлеге чикле кешеләр өчен чаралар уздырабыз, 17 июньдә 11:00 сәгатьтә ипподромда концерт башлана, халык уеннары һәм спорт ярышлары була», - дип сөйләделәр Чаллы мэриясендә.

Бәйрәмнең беренче көнендә милли көрәштә баш батырны сайлаячаклар. Батыр калган кешегә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Масштаблы Сабантуй 18 июньдә, 10:00 сәгатьтә «Прибрежный» паркында башланып китәчәк.

11:00 сәгатьтә үзәк мәйданда «Туган җирем – назлы бишегем» театральләштерелгән программа башлана. Оештыручылар әйтүенчә, Сабантуй милләтара бәйрәм, шуңа күрә татар халкының кунакчыллыгы һәм милләтләр арасындагы дуслык темалары күрсәтеләчәк. Тамашада якынча 1500 кеше катнаша, болар: студентлар, мәктәп укучылары, бию һәм вокаль коллективлары. Программаның төп кунагы – Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының фольклор музыкасы ансамбле.

11:00 сәгатьтә Ипподромда ат чабышлары башланачак. 13:00 мәйданда армспорт, авыр атлетика һәм милли уеннар буенча ярышлар була. Татар-башкорт милли көрәшенең көндезге программасында спорт ветераннары, иң көчле батырлар һәм яшьләр катнашачак. Җиңүчегә «Абсолют батыр» исеме, тәкә һәм автомобиль тапшырылачак.

«Абсолют батырны безнең традицион «Сабантуй гүзәле» бәйге җиңүчесе бүләкләячәк. «Сабантуй гүзәлен» 16 июньдә финалга чыккан 12 кыз арасыннан билгеләячәкләр», - диделәр Чаллы шәһәре мэриясендә.

Кич «Прибрежный» паркындагы мәйданда зур концерт һәм «Күңел» радиосының бәйрәм программасы була. Бәйрәм ахырында Татарстанның халык артисткасы Гүзәл Уразова чыгыш ясаячак. 22:00 сәгатьтә салют була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100