news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда һәлак булган хәрбиләрнең якыннарына Дәүләт бүләкләре тапшырылды

Бүген Чаллының тантаналар сараенда күңелләрне тетрәндерерлек вакыйга булды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядә һәлак булган 32 хәрбинең якыннарына дәүләт бүләкләре тапшырды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим яза.

«Элек-электән илебезгә авырлык килгәндә ир-егетләр кулларына корал тотып Ватан сагына киткән. Сезнең улларыгыз, ирләрегез, әтиләрегез, туганнарыгыз илебез иминлеге өчен батырларча көрәшеп, һәлак булды. Сезнең йөрәгегездәге мәңге төзәлмәслек яраны җиңеләйтерлек сүзләр бер телдә дә юк. Сезгә бик авыр. Безгә дә җиңел түгел. «Энергетик» мәдәният сарае яныннан озатканда без аларның исән-сау кайтуларына өметләнгән идек. Әмма... Сезнең батыр улларыгыз, ирләрегез, әтиләрегез, безнең кыю якташларыбызның батырлыгы, исеме онытылмый. Аларны исемнәре «Ватан-ана» мемориал комплексындагы стелага язылачак. Моннан тыш, махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләр истәлегенә һәйкәл дә төзеләчәк. Тормыш дәвам итә, балаларны үстереп, кеше итәр өчен Аллаһы Тәгалә сезгә сәламәтлек, көч бирсен. Авыр кайгыгызны уртаклашабыз, каһарман якташларыбызның урыннары җәннәттә булсын», - диде ул.

Россия Президенты карары белән үлгәннән соң Батырлык ордены белән түбәндәге якташларыбыз бүләкләнде: рядовойлар - Руслан Аллакаев, Раил Сафин, Вячеслав Солтанов, Руслан Тимергалин, Рамил Төхвәтуллин, Александр Мишин, Артур Антипин, Евгений Әхмәтҗанов, Радик Куштанов, Денис Матчанов, Олег Горянинский, Сергей Денисов, старшина Рәшид Әхмәдов, ефрейторлар - Ленар Ганиев, Фиргать Кыямов, сержантлар - Андрей Мацко, Игорь Дубровин, капитаннар - Ринат Фатыйхов, Александр Никитин, прапорщик Марат Сабитов, гвардия сержанты Айрат Шәрифуллин, сержант Айрат Ярмөхәммәтов.

«Батырлык» ордены һәм 2нче дәрәҗәдәге «Кыюлык» медален рядовой Илнур Яһудинның якыннары алды. Рядовойлар - Валентин Колегов, Антон Колесников, Константин Решетников, Данис Фәйзуллин, Риназ Фәхриев, Рамил Хәйров үлгәннән соң «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.

Икенче дәрәҗәдәге «батырлык өчен медаленә» (үлгәннән соң) рядовойлар - Илья Леванов, Ришат Маликов, ефрейтор Ленар Насыйров лаек булды.

Хәрбиләрнең якыннары дәүләт бүләкләрен мэр кулыннан горурлык хисе белән алсалар да, күзләре тулы яшь, йөрәкләреннән кан саркый иде. Аларга кушылып табигать тә елады, чарага килгән җитәкчеләрнең дә күзләренә яшь тулды, тамакларына төер утырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100