news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда ГЭС бистәсе белән Мәләкәс аръягын тоташтыручы юл ачылды

Чаллыда ГЭС бистәсе белән Мәләкәс аръягын тоташтыручы юл ачылды

Бүген Чаллыда ГЭС бистәсе белән Мәләкәс аръягын тоташтыручы юл – Гостев урамы буенча автомобиль хәрәкәте ачылды. Күпер Аэродром һәм Батенчук урамнары арасындагы 725 метр араны тәшкил итә.

Юл һәр юнәлештә ике полосалы, җәяүлеләр өчен тротуарлар ясалган, светодиод лампалар белән яңа яктырткычлар куелган, юл билгеләре урнаштырылган. Объект «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проекты һәм «Юл-урам челтәрләрен ремонтлау» республика программасы ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Төзелеш өчен 1,086 млрд сум акча җәлеп ителгән. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы сайтында хәбәр ителә..

«Бу транспорт магистрале машина йөртүчеләр өчен дә, җәяүлеләр өчен дә бик кирәк иде. Без республика көненә үзебезгә зур бүләк ясадык. Программаларда катнашырга мөмкинлек биргән өчен ил һәм республика җитәкчелекләренә, көнне төнгә ялгап эшләгән төзүчеләргә зур рәхмәт», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев әлеге объектны ачу чарасында.

Биредәге юлны реконструкцияләүгә ихтыяҗ чыннан да зур иде. Моңа кадәр ясалган күпер һәр якка бер генә полосалы һәм куәтле транспорт хәрәкәтен күтәрер дәрәҗәдә түгел иде.

Тантана ахырында Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев юл хәрәкәтен ачык дип белдерде. ГЭС бистәсеннән Мәләкәс аръягына беренче йөк машиналары кузгалды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot