Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда Георгий тасмалы фонтанны мәсхәрәләгән үсмерләргә акча түләгән булганнар
Яшүсмерләр Чаллыда Георгий тасмалы фонтанны 500 сум өчен мәсхәрәләгән. Бу акчаны аларга туры трансляция вакытында тамашачылар вәгъдә иткән. Бу хакта Куркынычсыз интернет лигасы директоры, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Екатерина Мизулина үзенең телеграм-каналында сөйләгән.
Искәртеп үтик, социаль челтәрләрдә провокацион видео пәйда булгач полиция хезмәткәрләре тикшерү башлады. Кадрларда күренгәнчә, кызларның берсе кулына билгесез сыеклык салынган шешә тоткан. Күрәсең, ул шуның аркасында Россиянең хәрби дан билгесе ясалган урынга косып җибәргән.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү органнары «Россиянең хәрби дан символларын мәсхәрәләү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз