news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда гаражда чыккан янгында өч яшүсмер пешү җәрәхәтләре алган

Һәлакәт Чаллыда Җиңүнең 40 еллыгы урамында булган. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, «Гренада» гараж кооперативында янгын чыккан: эчендә 12 нче модель «Лада» автомобиле булган гараж янган. Янгынның мәйданы 7 кв. метр тәшкил иткән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә 13 яшьтән 16 яшькә кадәрге өч яшүсмер зыян күргән. Аларның битләре, аяклары, куллары һәм сулыш юллары пешкән. Балаларны хастаханәгә китергәннәр.

Янгынның беренчел сәбәбе – электр-газ белән эретеп ябыштыру эшләрен башкарганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.

news_right_1
news_right_2
news_bot