news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда фура йөртүчесе юлда яткан җәяүлене таптап үтергән һәм һәлакәт урыныннан качкан

Бүген төнлә Чаллыда Муса Җәлил проспектында җәяүлене таптап үтергәннәр. Бу хакта шәһәр дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, KELBERG ярымприцепы тагылган DAF фурасының 52 яшьлек йөртүчесе проспект буенча Магистраль урамына таба хәрәкәт иткән һәм аңлашылмаган сәбәпләр аркасында юлда яткан 49 яшьлек җәяүлене таптаткан. Ир-ат спорт костюмы һәм караңгы төстәге кроссовкалар кигән булган, киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булмаган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән. Фура йөртүчесе һәлакәт урыныннан качкан.

Соңрак автоинспекторлар тәртип бозучыны тапкан. Автомобиль «Кама аръягы» базасы территориясендә табылган. Машина йөртүчене алга таба тикшерүләр өчен дәүләт автоинспекциясенә китергәннәр, фураны махсус машина кую урынына җибәргәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100