news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда фронттагыларга бияләй һәм оекбаш бәйләгән ветеранны 101 яшьлеге белән котладылар

Чаллыда фронттагыларга бияләй һәм оекбаш бәйләгән ветеранны 101 яшьлеге белән котладылар
Фото: https://shahrichalli.ru

Чаллыда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Фәүзия Гыйләҗевага 101 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән балалары, оныклары, Үзәк район башлыгы урынбасары Эльмира Гыйльметдинова, 39нчы бистә территориаль иҗтимагый совет рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова да котлады. Алар ветеранга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды, изге теләкләрен җиткерде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим яза.

Фәүзия Гыйләҗева үрнәк тормыш юлы узган. Чистай районы Каргалы авылы кызы 1940 елда медицина училищесына укырга керә. Тик аңа укуын тәмамларга насыйп булмый. Бөек Ватан сугышы башлангач, абыйсы белән әтисе сугышка китә. Кыз укуын ташлап әнисенә булышырга авылга кайта. Сугыш елларында хисапчы булып эшли, буш вакытларында фронтка оекбаш һәм бияләй бәйли. Шулай итеп Бөек Җиңүгә үзеннән өлеш кертә.

Гомере буе сәүдә системасында эшләп 1978 елда лаеклы ялга чыга. Фидакарь хезмәте өчен Рәхмәт хатлары, медальләр белән бүләкләнә.

2016 елда ул Чаллыга күченеп килә. Ире белән 5 бала тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә ул 10 онык һәм 11 оныкчыкның яраткан әбисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100