Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда «ФормАрт» җиңүчесе ясаган мурал барлыкка киләчәк
Татарстанда «ФормАрт» урам сәнгате фестиваленең төбәк этапында рәссам Александр Попов җиңүче булды. Аның эскизы 96 катнашучы арасында иң яхшы эш дип танылды, дип хәбәр иттеләр ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәтендә. Быел фестиваль Россия халыклары бердәмлеге елына багышланды. Конкурска барлыгы 400 гариза кабул ителде. Иң актив катнашучылар Башкортстан һәм Татарстан республикалары булды.
ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, әлеге фестиваль урам сәнгатен һәм заманча шәһәр мохитен үстерүнең мөһим коралы булып тора. Бигрәк тә Чаллының 400 еллыгында шәһәрдә истәлекле арт-объект барлыкка килү әһәмиятле. Мурал Тынычлык проспекты, 35 йорт фасадында пәйда булачак.
Александр Поповның эшенең төп темасы – буыннар дәвамчанлыгы һәм гаилә кыйммәтләре. Композиция нигезендә әби белән оныкның традицион ризык әзерләү күренеше сурәтләнгән. Бу өлкәннәрнең яшьләргә гореф-гадәтләрне тапшыруын символлаштыра. Милли орнаментларга һәм символларга аерым игътибар бирелгән.
Иң яхшы эскизлар 2026 елның җәендә төшереләчәк. Аннары гомумроссия этабы җиңүчесен билгеләү өчен халык арасында тавыш бирү оештырылачак. Җиңүчеләрнең исемнәре августта Кировта игълан ителәчәк. I, II һәм III урын яулаучылар 100 меңнән 200 мең сумга кадәр грантлар алачак.
«ФормАрт» фестивале 2020 елдан бирле Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз