news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы шәһәрендә фатирда чыккан янгында ике бала үлгән

Чаллы шәһәрендә Шамил Усманов урамындагы биш катлы йортта янгын чыккан. Бу турыда 101 янгын сагы хезмәтенә 18.40 сәгатьтә хәбәр ителгән. Өченче каттагы фатирларның берсендә балкон янган.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүчеләренчә, янгын сүндерүчеләр тиз килеп җиткән. Фатирда янгын сүндергән вакытта ике баланың мәете табылган. Балаларга якынча 4 һәм 6 яшь. Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot